Среда, 20.09.2017, 08:25

            Хәзинә

  Үзем турында үзем

Меню сайта
Форма входа
Календарь новостей
«  Сентябрь 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Поиск
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Мини-чат
200
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ
Мин, Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы,
1962 нче елның  13 нче декабрендә Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә хезмәткәр гаиләсендә 3 нче бала булып якты дөньяга
 
аваз салганмын. Ясле-бакчаларга йөрмәдем, өйдә тәрбияләндем. Саба урта мәктәбендә 10 ел белем-тәрбия алдым. Саба урта мәктәбенең укытучы-тәрбиячеләре миндә укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү сәбәпле, язмышымны шушы һөнәр белән бәйләдем.(Үкенмим, рәхмәт укытучыларыма, әти-әниемә). 1980 нче елда КДПИның истфилфагына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлап, инде 25 ел укытучы булып эшлим. Хезмәтемне бик яратам. Укучыларның куңелен аңларга тырышам, кирәк чакта аларга ярдәм кулы сузам, укучыларым да мина ярдәм итәләр. "Киңәшле эш таркалмас" дигән халкым. 14 ел сыйныф җитәкчесе булып эшләдем. Бу - 2 чыгарылыш бирдем дигән суз.Уңышларымның дәвамлылыгы - укучыларым тырышлыгы нәтиҗәсе.
2009-10 нчы уку елында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып билгеләндем.
 
Саба гимназиясе сайтыннан.

"Ел укытучысы-2007" район конкурсының финалисты-татар теле һәм әдәбияты укытучысы ХӘЛИМӘ Сәхәбетдин кызы Нәҗипова.
Мөгаллимә
2004 нче елда ТР Мэгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен"билгесе белән бүләкләнде.
"Ата-аналар белән мәктәп хезмәттәшлеге" дигән республика конкурсында жиңеп,
(2000,2003ел)
II,III дәрәҗәле Дипломнар белән бүләкләнде.
"Саба таңнары" газетасының "Актив хәбәрче" дигән Мактау Грамотасына һәм
2004 нче елда район фэнни-гамәли конференциясендә 1 нче урын алганы өчен район мәгариф булеге Грамотасына лаек булды.
Мәктәптә үткәрелгән күп конкурслар җиңүчесе. Озак еллар татар теле укытучыларының МБ җитәкчесе булып эшләде.
Эш стажы-25ел.
Х.Нәҗипова
"Гармонияле аңлы шәхес формалаштыруда әхлак тәрбиясенең роле" дигән методик темасын өйрәнүне камилләштерү максатыннан, күп эзләнә, шуның нигезендә үз хезмәт концепциясен булдырды. Узенең укыту һәм тәрбия концепциясендә туәндәгеләргә өстенлек бирә:
шэхеснең  үзүсешендә, шэхеснең укучыдан өлкэн кешегә әверелү траекториясендэ педагогик һәм психологик ярдәм күрсәтү;
гаилә тэрбиясе моделен формалаштыру.
инновацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның һәръяклы үсешенә ирешү
Сыйныф житәкчесе буларак , укучыларның әти-әнисе белән дә тыгыз хезмәттэшлектә эшли. Тәрбия өлкэсендә халык педагогикасына таяна, милли гореф- гадәтләр, бәйрәм- йолалар нигезендә толерант шәхес тәрбияләүне, укучыларда булган сәләт - мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны максатчан үстерүне төп бурычы итеп саный. Укучыларда җаваплылык, ышаныч кебек хис-тойгылырны тәрбиялэргә омтыла.
Мәгърифәтче Риза Фәхретдин хезмәтләрен кулланма итеп ала.
Инновацион технологияләрне дәреслэрендә,сыйныфтан тыш эшләрендә актив куллана.



Үзем иҗат иткән шигыремдә яшәү рәвешем чагылыш таба:
 

Рәхмәт сиңа, язмыш!

  1. Мин бәхетле- рәхмәт, әти-әни,

Тудыргансыз якты дөньяга.

Мин бәхетле – хәер-фатихагыз

Ак юл ачты тормыш-дәрьяга.

 

  1.  Мин бәхетле – рәхмәт, иң кадерле

Балаларым, нәни оныгым!

Сез чәчәге якты тормышымның

Кояшы Сез барыр юлымның.

 

  1.  Мин бәхетле, рәхмәт, Анам теле,

Туган җирем, газиз мәктәбем.

Укытучы итеп үстердегез,

“Укучы” дип тибә йөрәгем.

 

  1.  Мин бәхетле – яраткан хезмәтем

Дәрман бирә миңа яшәргә.

Янәшәмдә Сез бар, хезмәттәшләр,

Дусларым бар серем чишәргә.

 

  1.  Үпкәләмим, язмыш, сынаулар да бирдең,

Кактың, суктың кайчак аяусыз.

Рәхмәт Сиңа, Ходай, сабырлыклар бирдең,

Калган чакта парсыз, канатсыз.

 

  1.  Рәхмәт сиңа, тормыш, бәхетем өчен,

Горур карыйм бүген дөньяга.

Чиксез бәхетлемен Кеше булып

  • Рәхмәт сиңа, язмыш!
  1. Мин бәхетле- рәхмәт, әти-әни,

Тудыргансыз якты дөньяга.

Мин бәхетле – хәер-фатихагыз

Ак юл ачты тормыш-дәрьяга.

 

  1.  Мин бәхетле – рәхмәт, иң кадерле

Балаларым, нәни оныгым!

Сез чәчәге якты тормышымның

Кояшы Сез барыр юлымның.

 

  1.  Мин бәхетле, рәхмәт, Анам теле,

Туган җирем, газиз мәктәбем.

Укытучы итеп үстердегез,

“Укучы” дип тибә йөрәгем.

 

  1.  Мин бәхетле – яраткан хезмәтем

Дәрман бирә миңа яшәргә.

Янәшәмдә Сез бар, хезмәттәшләр,

Дусларым бар серем чишәргә.

 

  1.  Үпкәләмим, язмыш, сынаулар да бирдең,

Кактың, суктың кайчак аяусыз.

Рәхмәт Сиңа, Ходай, сабырлыклар бирдең,

Калган чакта парсыз, канатсыз.

 

  1.  Рәхмәт сиңа, тормыш, бәхетем өчен,

Горур карыйм бүген дөньяга.

Чиксез бәхетлемен Кеше булып

Яши алганыма дөньяда.

Рәхмәт сиңа, Язмыш!!!

ши алганыма дөньяда.

Рәхмәт сиңа, Язмыш!!!