Пятница, 29.03.2024, 17:26

            Хәзинә

  Яңалыклар

Меню сайта
Форма входа
Календарь новостей
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Поиск
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Мини-чат
200
2017-2018 нче уку елында яңалыклар
 
2016-2017 нче уку елында яңалыклар
 
2015-2016 нчы уку елы яңалыклары
 
Бу уку елында мин - 9 нчы В сыйныфы җитәкчесе, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Белем бәйрәменнән соң, укучылар белән яңа уку елына план кабул иттек. План нигезендә сыйныф сәгатьләре, Казан шәһәренә экскурсия, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына   Исламия Мәхмүтованың "Күрәсем килгән иде" спектаклен карарга бардык. Гимназия күләмендә барлык чараларда да актив катнаштык! 
 
2014-2015 нче уку елы яңалыклары
Уңышлы һәм матур итеп Белем бәйрәмен үткәрдек. "Алтын көз" бәйрәмнәрен нәтиҗәле оештырдык. Яңа ел бәйрәмендә чын могҗизалар тудырдык. Мәктәпнең КВН командасын төзү бәхетенә ирештек, алар район күләмендә үткәреләчәк КВНга әзерләнәләр. Тимершык урта мәктәбе коллективы менә дигән, иҗади эшләүче укытучылардан, бик яхшы укучылардан тора. Шуңа күрә эшләребез гөрләп бара. Коллективым - искиткеч. 14 нче февраль көнне - Студентлар белән очрашу көне!

Намус кодексы

  • Яхшы укырга һәм эшләргә, үзеңне Ватанга хезмәт итәргә әзерләргә. Россия Федерациясе, Татарстан  Республикасы һәм шәһәрнең  Герб, Флаг һәм Гимннарын белергә һәм хөрмәтләргә.
  • Белем бирү учреждениесенә уңайлыклар тудыру өчен хезмәт куярга, аның турында даими кайгыртырга, абруена тап төшермәскә.
  • Үз белемеңне күтәрү өстендә даими эшләргә.
  • Укучылар һәм студентлар үзидарәсе эшендә актив катнашырга һәм карарларны үтәргә.
  • Төрле дәрәҗәдә оештырылган конкурсларда, бәйгеләрдә шәһәр, җәмәгать оешмасы һәм белем бирү учреждениесе намусын якларга.
  • Төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга, шәхесне  хөрмәт итәргә.
  • Өлкәннәрне, башкаларның карашларын һәм лаеклылыгын ихтирам итәргә.
  • Ата-аналарны хөрмәтләргә һәм алар турында кайгыртырга.
  • Барлык тереклеккә, тирә-юнь табигатькә кешелекле карашта булырга.
  • Үзеңнең һәм иптәшләреңнең тормыш иминлеген кайгыртырга.
  • Үз халкыңның тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен сакларга, башка милләтләрнең культура һәм традицияләрен хөрмәт итәргә.
2013-2014 нче уку елы яңалыклары
Тимершык урта мәктәбендә тәрбия  эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башладым. 2014 нче елның 10 нчы гыйнварында  заманча җиһазландырылган мәктәпкә күчтек.

2013-2014 нче уку елында 1-11 нче сыйныфларда 165 укучы белем һәм тәрбия ала. Коллективта 26 укытучы, 1 өстәмә белем бирү педагогы, 4 техник хезмәткәр, 4 оператор, 1 повар, 1 повар ярдәмчесе, 1 лаборант, 1 китапханәче хезмәт күрсәтә.  Дәресләр  заманча җиһазландырылган 18 укыту кабинетында алып барыла, 9 кабинетта (4 башлангыч сыйныфта, математика, физика, информатика, химия-биология, чит телләр кабинетлары) интерактив  такта, калган 9 кабинетта  проектор, барысында да   компьютер һәм документ камералар урнаштырылган. Дәресләрдә  куллану  өчен   интерактив тавыш бирү системасы булдырылган.  Һәр    укытучыда   ноутбуклар  бар.

   1 нче этажда   заманча җиһазландырылган  спортзал урнашкан.     Спорт  төрләре буенча  дәрес  һәм түгәрәкләр үткәрү өчен  бар   уңайлыклар тудырылган.  Мәктәп биләмәсендә хоккей, җиңел атлетика өчен махсус мәйданчыклар,  чаңгы базасы булдырылган.   Өстәмә белем бирү  максатыннан, мәктәпнең  спортзалында  "Баскетбол", "Волейбол", "Хоккей", "Бадминтон" түгәрәкләре  алып барыла. 

Дәресләр үткәрү өчен бар уңайлыклары булдырылган  көнкүреш хезмәте кабинетында  кызлар  өчен технология  фәне укытыла, алар тегү-чигү, тормыш-көнкүреш серләренә төшенәләр. "Оста куллар" түгәрәге  дә шушы кабинетта үткәрелә.  Алар челтәр энәсе белән  схемага карап салфетка, яка, балеро бәйләргә өйрәнәләр.

Укучы егетләребез өчен технология дәресләре махсус җиһазландырылган  остаханәдә    үтә.   Техник  юнәлеш буенча  "Судно модельләре ясау"  түгәрәге шулай ук  остаханәдә үткәрелә.  Түгәрәккә йөрүче укучы егетләребез  бик канәгать. Алар судно модельләре ясыйлар. Бу катлаулы эшнең  инде беренче нәтиҗәләре дә күренә.

64  ашау урыны булган,  заманча җиһазландырылган ашханә укучыларны көнгә ике мәртәбә кайнар аш белән тәэмин итә. Укучылар иртәнге һәм көндезге ашлардан бик канәгать.

I этажда кызлар  һәм   егетләр  өчен   юыну  бүлмәсе  булган  гардероблар  урын  алган.  Физик  тәрбия дәресләренә  әзерлек  өчен   бик  уңайлы,   киемнәр   өчен  махсус   шкафлар   куелган. 

2 нче этажда     шулай ук   бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек  башлангыч сыйныфлар өчен  укыту кабинетлары урнашкан. 4 башлангыч сыйныфта да интерактив такта, компьютер, документ камералар урнаштырылган. Уку әсбаплары өчен  уңайлы шкафлар урын алган.

Тарих, Тормыш иминлеге нигезләре кабинетларында да компьютер, проектор, документ камералар   дәресләрне кызыклы, мавыфктыргыч итеп үткәрергә  зур  мөмкинчелкләр тудыра.

Якты, зур бию залында   1-4 нче сыйныфлар өчен   дәрестән тыш эшчәнлек – бию  шөгыльләре үткәрелә,  өстәмә белем бирү максатыннан,   сәнгать юнәлеше  буенча  4 төркемдә  "Бию" түгәрәге алып барыла.

III этажда география,  татар теле һәм әдәбияты кабинетлары да заманча технологияләр белән җиһазланган. 

Бар уңайлыклары булган   кулинария кабинетында кызларыбыз  пешерү  серләренә     өйрәнәләр.

Химия-биология кабинеты, чит телләр,  математика, физика   кабинетларында  интерактив такта, компьютер, документ  камералар  фән  нигезләрен ныклы үзләштерергә ярдәм итә.

Рус теле һәм әдәбияты кабинеты проектор, документ камера белән җиһазландырылган.

Информатика  кабинетында  интерактив такта,  документ камералар  укучыларга  төрле программалар белән  эшләү  мөмкинлекләре бирә.

 Иркен уку залы булган бай китапханә укучыларга һәм укытучыларга  хезмәт күрсәтә. Барлык китаплар саны - 14141, шуларның - 3112се уку әсбаплары, 294е- методик китаплар, 10735е - әдәби китаплар.  Барлык  китапларның  6175е - рус телендә, 7966сы -  татар телендә.

  Укучылар  тәнәфес вакытында ял итү урыннарында  теннис белән шөгыльләнәләр, уен бүлмәсендә шашка, шахмат, домино уйныйлар, стендлар һәм монитор аша үзләренә кирәкле мәгълүмат алалар.

Сәләтле укучыларым белән "Тамчы-шоу"да катнаштым, 1 нче урынны яуладым.

1-5 нче сыйныфларны Казанга экскурсиягә алып бардым.

Мәктәпнең "Өмет йолдызы" газетасын чыгара башладым. "Серле каләм" район конкурсында 1 нче урынны яуладык, Грамота һәм акчалата бүләк бирелде.

Тимершык урта мәктәбе укучылары  бик иҗады, акыллылар, бик яратам үзләрен!

 
2011-2012 нче уку елы яңалыклары
Хәере белән генә яңа уку елы да башланып китте. Инде 1 нче чирекне йомгакларга вакыт җитә. Укучылар белән татар теле һәм әдәбияты фәненнән олимпиадага әзерләнә башладык. Укучылар әдипләрнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентацияләрне  бик яратып ясыйлар.
Бу уку елында якташ-галимнәребез Азат Әхмәдуллин һәм Рифат Сверигиннарны очрашуга чакырырга әзерләнәбез. Сүз  уңаеннан Азат абый Әхмәдуллин гимназия китапханәсенә тагы бер кочак китап бүләк итте. Зур рәхмәт белдерәбез аңа.
 
 Уку елының 1 нче чиреге тәмамланды. Бу чиректә КФУ ның "Филология һәм сәнгать" институтында профессор Д.Тумашева истәлегенә багышлап  үткәрелгән "Диалектология, төрки телләрнең тарихы һәм грамматик төзелеше" дип исемләнгән Халыкара конференциядә катнашу бәхетенә ирештем, актив катнашып, сертификатка лаек булдым. 25 нче октябрьдән 4 нче ноябрь кереп, курсларда укып кайттым. ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбиятыннан укыту-тәрбия буенча яңалыклар өйрәндем. "Начар холыклы малай" әсәрендә әхлак тәрбиясенең бирелеше" дигән темага проект эше якладым.Ул уңай яктан бәяләнде. Курс җитәкчебез Гөлүсә Маликовнага зур рәхмәт.
 
 
2010-2011 нче уку елы яңалыклары
Яңа уку елы башланды. Мәктәп-гимназияләрдә беренче кыңгырау тавышы чыңлады.Балаларның шау-гөр килүләре күңелне иркәли.
Белем бәйрәме матур гына үтте.
 
24 нче сентябрь.4 нче дәрес.Әдәбият дәресендә кунак бар.
10 В сыйныфнда татар әдәбияты дәресенә бүген кунак чакырылды. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәрен өйрәнү барышында, әсәрне көйләп укып күрсәтү өчен гимназиябезнең даими кунагы, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә җомга вәгазьләрен укучы абыстай Сания апа Нурисламова чакырылды. Ул дөньякүләм әһәмияте булган әсәрне көйләп укыды, шәхси фикерләрен дә җиткерде.Кеше булып калыр өчен әсәрдә сурәтләнгән кайбер сыйфатларны тормыш мисаллары белән дәлилләде. Укучыларым бик канәгать калдылар.
 
 
2009-2010 нчы уку елы яңалыклары
   
 
2 нче октябрь көнне ТДГПУ галимнәреннән торган зур десант гимназиябездә «Ачык ишекләр көне»  үткәрде.Ректорат,барлык деканнар составындагы 25 кешелек делегацияне кабул итүне безнен коллектив зур оешканлык белэн башкарып чыкты. Алар шулай ук әдәбият-сәнгать булмәсендә дә булдылар. Бик канәгать калдылар, тәкъдимнэр китабына узлэренең фикерләрен калдырдылар.
Гимназиябезнең 75 еллыгы уңаеннан, "Олуг юбилеен белән, мәктәбем!" дигән сценария яздым. Гимназияне төрле елларда тәмамлаган укучылар газиз мәктәбенә килде. Һәркемнең күңеленә хуш килерлек бәйрәмнәр уткәрелде.
 
 

 
   Гимназиядә буген, 1 нче апрель көнне, зур педагогик кинэшмэ булды. Көн тәртибендэ «Гимназиянен тәрбия системасының белем бирудә кыйммэте» дигэн темага доклад белэн тэрбия эшлэре буенча директор урынбасары Нәҗипова Х.С., сыйныф жиэкчелэре Нәҗмиева Л.В. (5Б), Галимҗанова С.В. (9В), Хөсәенова Г.Х. (1 кл.), озайтылган көн тэрбиячесе Сафина Г.Р.лар, төп докладчының чыгышын тагы да тулыландырып, эш тәжрибәләре белән уртаклаштылар. Киңәшмә Г.Гыйльмановның «Булат нигә яхшы укый?» спектакле белән башланып ките. Аны сәхнәгә өстәмә белем биру педагогы Гыйниятуллин Ю.Н. белән гимназиядэ практика утуче Казан культура институтының 3 нче курс студенты Зиннурова Динә куйдылар. Төп докладчы Нәҗипова Х.С. укытучы-тэрбиячеләргә укучылар, ата-аналар белэн эшләу алымнарын курсәтте. Кинэшмэнен практик өлешендә һәр укытучы, тәрбияче белән тестлар эшләнде, диагностикалар үткәрелде. Математика укытучылары Хәбибуллина Л.Д. һәм Шакирова Л.С. укытучылар белэн тренинг уткэрде. Икенче кон тэртибе буенча суз укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садриева Г.Ш.га бирелде. Ул 3 нче уку чиреге, башкарылган директор алды контроль эшлэре нәтиҗәләре буенча тулы анализ ясады, алда торган бурычлар, эшлисе эшләр турында ассызыклады. Шулай ук укучыларнын БДИ на эзерлекләренә нэтиҗә ясалды, рус теле хэм математика МБ җитәкчеләре чыгыш ясады. Педагогик киңәшмә бик эшлекле рәвештә үтте. Киңәшмәне гимназия директоры Р.Н.Хәбибуллин йомгаклады. 
 
 
    Кичә, 24 нче март көнне, Балалар иҗат үзэгендэ «Сыйныф җитәкчесенең шәхес тәрбияләүдә нәтиҗәле эш алымнары»дигэн темага район сыйныф житэкчелэре методик берләшмәсенең чираттагы семинары үткәрелде. Семинарда мәгълумати-методик узәк методисты Хәсәнова А.А., Балалар иҗат узәгенең Балалар оешмасы җитәкчесе Шаһидуллина Л.И., курста укып кайткан Икшермә урта мәктәбе сыйныф җитәкчесе Петрова Г.Р.лар чыгышы тыңланды. «Укучы шәхесен төрле яклап өйрәнү алымнары» дигән темага чыгыш ясадым. Семинарда шулай ук теге яки бу тәрбия юнэлеше буенча проект эшләре турында мәгълумат бирелде.

 
 Гимназиядә «Карга боткасы» бәйрәмен үткәрү традициягә әверелде.
 
Табигатькэ яз килде. Яз бар тереклекне уята. Бу ел фасылы Нэуруз бэйрэмен алып килэ. Каникулнын беренче конендэ гимназиядэ 4 нче класслар белэн «Карга боткасы» бэйрэме уткэрелде. 21 нче март конне Совет урамында яшэучелэр бер торкем укучыларга ихаталарынын капкаларын ачтылар. Тэлинкэгэ агач кашык белэн сугып, тавыш чыгарып, такмаклар эйтуче бу балалар чишмэ буенда бэйрэм утэчэген хэбэр иттелэр.
 Карга эйтэ:карр, карр,
Туем житте, барр, барр!
Ярма, кукэй алып бар,
Сөт-маенны алып бар,
Ипи-итен алып бар
 Карр, каррр,карр!!!
 Ботка өчен жыеп алынган дөге, тары, карабодай, май, сот, йомыркаларны туплап, Егор чишмэсе буенда зур казан астык.  Совет урамында яшэуче бер торкем апа-абыйлар, эти-энилэр, укучылар ботка ашап, самовардан тэмле улэн чэйлэре эчеп сыйландык. Балалар рэхэтлэнеп уйнадылар. кунел ачтылар. Хэркем бэйрэмнэн канэгать калдылар.
(Бәйрэм карточкалары фотоальбомда).

УКУЧЫМ ҖИҢҮЕ - МИНЕМ ГОРУРЛЫГЫМ.

 
Ш.Мәржәни исемендәге республикакуләм фәнни-гамәли конференциядә катнашу һәм  жиңу яулау. Халыкара туган телләр көненә, Укытучы елына, Бөек Жиңунең 65 еллыгына багышланган бу конференция  эшен 9 секциядә дэвам итте. Тарих, эдэбият, сәнгать, тел язмышы, фольклор һәм халык педагогикасы, экология. география секциялэрендә 57 укучы  фэнни-тикшерену эшләре белән катнаштылар. Укучым 9 нчы Г сыйныфыннан  Нуриева Гөлия "Саба микротопонимнарының төзелеш-ясалыш үзенчәлекләре"  темасына уңышлы чыгыш ясады, Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гөлияне зур уңышы белән котлыйбыз, алга таба да зур иҗади унышлар телибез.


 
        Гимназиядэ ата-аналар белэн тыгыз хезмәттәшлек булдырылган. Алар белән очрашулар төрле формада бара. Тугәрәк өстэл артында сөйләшу, ачык ишекләр көне, җыелыш, тематик укулар формасында уткән очрашуларнын әһәмияте бик зур. Эшлекле һәм нәтиҗәле сөйләшуләр бала тәрбиясендә килеп туган куп кенә проблемаларны чишу юлларын ачарга ярдәм итә. Чираттагы жыелыш башлангыч сыйныфта укучы балаларнын әти-әниләре өчен уткэрелде. «Укучыларга әхлак тәрбиясе биру юллары» темасына уткәрелгән бу жыелышта Саба җәмигъ мәчетеннән Газизуллин Рәис, озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Галимҗанова З.Х. лар чакырылган иде. «Кеше тәрбияләү- димәк, анарда иртәге көннең шатлыгын тәрбияләү дигән суз» дип язган педагог А.С.Макаренко. Мәгърифәтче –галим Р.Фәхреддин: «Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да узгэртэ алмас,» - дип яза. Халык педагогикасына, халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп, дин аша укучыларга кече яшьтән ук әхлак тәрбиясенең нигезләрен бирергә мөмкин икэнлеге ассызыкланды. Килгән кунаклар да темага кагылышлы угет-нәсыйхәтләрен житкерделэр. Ата-аналар арасында да уз фикерлэрен тулы, ачык итеп белдеручелэрнен булуы соендерэ. Шулай булмыйни, балалар – безнен килэчэгебез. Берәүнең дә битараф булырга хакы юк. Төп докладчы буларак,  чыгышымны  балалар язучысы Л.Ихсанова сузләре белэн тэмамладым. «Ничек кенэ авыр булмасын, балаларнын язмышы өчен кайгырган кешелэргэ момкинлеклэр табарга була. Аларга карата игътибарлырак булырга, хистән бигрәк акыл белэн ярату гыйлеменэ өйрэнергэ кирэк. Болар кешенен узенэ, анын тышкы культурасына, гаиләдәге бердэмлеккэ, татулыкка бәйләнгән.»
 РАЙОН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫНДА - САБА ГИМНАЗИЯСЕ КОЛЛЕКТИВЫ.
 
15 нче гыйнвар көнне район мэдэният йортында «Ачык булса тарих капкалары, үткәннәргә кайтыр юллар бар” дигэн ретро-концертны алып баручы буларак катнаштым. Гимназия коллективы бу концертта да бик актив булды. Шулай булмыйни, гимназиябез талантларга бик бай бит!!! Шундый бердәм, талантларга бай коллективта эшләвем белән бик горурланам.

 

 

 
 
2008-2009 нчы ел.
10 нчы Б сыйныфы укучылары, "Агым"түгәрәге әгъзалары Вафина Эльвира, Зэйнуллина Лилиялэр республика кулэмендэ "Тукай эзлэре буйлап.." дип аталган XVII традицион жэяуле походта катнашалар. 
Алар гимназиябез данын якларлар дип ышанып калабыз. Унышлар юлдаш булсын!!!
26 нчы апрель конне "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясеннэн журналист Гузэл Галимова гимназиябез укучылары белэн очрашты, алардан соекле шагыйребез Г.Тукайнын тормыш юлы хэм ижаты турында интервью алды. Укучыларнын шигырь бэйрэме турындагы фикерлэре белэн кызыксынды. "Эгэр мин президент булсам..." дигэн иншалар конкурсында жинучелэр белэн сойлэште. 26 нчы апрельдэ сэгать 3тэ бу очрашу турында тынларга була. Рэхим итегез!
 
Алдагы очрашу шигырь ижат итуче укучыларыбыз белән булачак. Аларга унышлар телибез. 
 
"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә кунакта.

  6 нчы Г рус сыйныфыннан рус телле балалар белән "Туган телем - газиз телем" тапшыруында катнаштык. Суровцева Марина, Чеботарёва Катя, Камолова Манежа, шулай ук Фэрхетдинова Айгөл, Галимова Гүзәл татар теле турында матур һәм сәнгатьле итеп шигырьлэр сөйләделэр.
 

 
"Ижат-бәхет чишмэсе" фестивале
 
Буген (30 нчы апрель көнне) балалар ижат узэгендэ "Ижат-бәхет чишмәсе" фестивалендэ  Заһидуллин Муса, Халиев Айнур, Солтанова Гөлназ, Галиуллина Энисә, Хайретдинова Гузәл составындагытеатр коллективыбыз К.Тинчуринның "Назлы кияу" спектакле белән катнашып ( мәктәп куләмендә уткәрелгән театр атналыгында 1 нче урынны яуладылар),"Актерлык осталыгы" номинациясендэ беренче урынны яуладылар. Аларны шушы зур жиңуләре белэн котлыйбыз һәм алга таба да ижади унышлар телибез.
 
Укучыларнын артистлык сэлэтлэре нык устерелэ. Гимназиягэ Юныс Гыйниятуллин килгэч тагы да зур унышларга ирешелде. Ана да, тырыш укучыларга да зур рэхмэт. Укучыларнын башлангыч сыйныф УКЫТУЧЫСЫНА да рэхмэтнен зурысын житкерэсе килэ. Р.Я.Гафиятуллина шушы укучыларга сэхнэ телен ойрэтудэ зур тырышлык куйды. Хэзер лаеклы ялда булса да, укытучы алар очен куана хэм, элбэттэ, укучыларынын унышы белэн горурлана. Сыйныф житэкчесе буларак, узем дэ бик бэхетле. Алга таба да зур унышларнын юлдаш булуын телим. Алар булдыра...
 
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ИМТИХАН...
 
15 нче май конне 11 нче сыйныф укучылары татар теленнэн традицион формада беренче имтиханнарын бирделэр.Алар Татарстан Республикасы Мэгариф хэм фэн министрлыгы тарафыннан жибэрелгэн "Уйнын курке-тел,телнен курке - суз" дигэн биремле диктант яздылар.Барлыгы 40 укучы катнашты.Укучылар имтихан эшен "4" хэм "5" билгелэренэ эшлэделэр.2 укучы 16 нчы май конне БРИ формасында имтихан бирде. Алары элегэ билгеле тугел. Аларга алдагы барлык имтиханнарында зур унышлар телибез!
 
"Мин гаиләмне яратам" конкурсында жиңү
 
Укучым, 10 нчы Б сыйныфы укучысы Вафина Эльвира "Татарстан яшьлэре" газетасы   уткэргэн "Мин гаилэмне яратам" конкурсында жину яулады. 27 нче май конне редакциядэ кунакта булдык. Фэн хэм мэгариф министрлыгы тарафыннан истэлекле булэк (кэрэзле телефон) хэм Диплом белэн булэклэнде. Шулай ук редакциянен Мактау кэгазе бирелде. Аңа алга таба да зур унышлар телибез!

 
9 нчы сыйныфларда имтихан...
 Буген, 28 нче май көнне, 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнэн дэулэт имтиханы тапшырдылар. Диктант яздылар. Исеме: "Энилэр". Биреме 2 вариантта бирелгэн, бер сузгэ фонетик, бер сузгэ морфологик анализ ясарга иде. Имтиханны 94 укучы тапшырды.
 
Изге Болгар жирендэ...
31 нче май көнне 10 нчы Б сыйныфым белэн бергэ  Изге Болгар жиренэ туристик походка бардык. XI-XII гасырларда Блгар зур шәһәргэ эйлэнэ, чэчэк ату чорын кичерэ. Бу жирдэ безнен бабаларыбыз беренче булып чуен койганнар, тосле металл эшкэрткэннэр. Болгарда балчыктан савыт-саба ясау, кун эшкэрту, торле ювелир һәм бизэну эйберлэре житештеручелэр хэм башка куп һөнэр иялэре яшэгэн. Бу жирлэрдэ йореп балалар  куп нэрсэлэр курделэр, алар бик канэгать калды. Һәркемгэ Изге Болгар жирендә булырга кирэк.



 
 
 
  5 нче июль конне гимназиябездэ зур тантана булды. Якташ галимнэребез, чал университетнын кафедра модире, эдэбият галиме, профессор Азат Гыйльмулла улы Эхмэдуллин, анын тормыш иптэше профессор Фирая Юныс Эхмэдуллина хэм татар дэулэт гуманитар педагогия университетынын профессоры, эдэбият  галиме Сверигин Рифат Хэсэн улы, эдэбият-сэнгать булмэсен ачу тантанасында катнаштылар. Тугэрэк остэл артында сойлэшудэ шулай ук "Саба таннары" газетасынын баш редакторы Нэжмиев Тэлгать Самат улы, Азат ага Эхмэдуллиннын бертуганнары катнашты. Укучылар белэн аралашу бик кунелле утте.