Суббота, 04.05.2024, 02:49
Хэзинэ

 Каталог статей

Меню сайта
Категории каталога
Мои статьи [36]
Форма входа
Поиск
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Мини-чат
200
Главная » Статьи » Мои статьи

Эхлакый сыйфатлар - бэхетнен ачкычы.

            Әхлак тәрбиясе бирү дигәндә, без бай рухи сыйфатлар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен булдыру, аларны камилләштерүне күз уңында тотабыз. Яшәешебездә җинаятьчелек, әхлаксызлык, бозыклык чәчәк ата.  Мәктәбебездә инде берничә ел әхлак дәресләре укытыла. Бу – заман таләбе. Дәресләрдә укучыларга төрле проблемалы сораулар, ситуацияләр куеп, эзләнү-тикшеренү эшләре алып барыла. Алар белән берлектә “Кеше – җирнең гүзәл чәчәге” темасына күптөрле эшләр алып барыла. Май аенда укучылар күп таҗлы матур бер чәчәк ясап  бирделәр. Ул аларның ел дәвамында эшләгән иҗади эшләренең нәтиҗәсе булды. 

          Ислам дине өйрәткәнчә, кеше туганда ук саф мөселман булып — югары әхлакка, олы мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала үсә… Һәм тирә—ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең савап, яман эшнең гөнаһ булуын аүлатырга кирәк. Моны мәгърифәтчебез Р.Фәхретдин хезмәтләренә таянып алып барсаң үтемле була. Риза Фәхретдин бар гомерен яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен  көрәшкә багышлый. Мәгърифәтче-галим “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” – дип яза.Шуүа күрә балаларны кече яшьтән ислам дине культурасы белән таныштыру бик зарур.

        Кызганычка каршы, хәзер безнең тирә—якта шайтан котыртуы, Иблис бозыклыгы хакимлек итә төсле. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү—талаулар, үтерешләр, террор, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә Аллаһ Тәгалә тарафыннан салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек саклап калырга соү?

            Моны бала күңелендә Ислам дине кануннарын кечкенәдән үк ныгытканда гына ирешергә була.

            Нәрсә соң ул Дин?

 Дин -  кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә бәхетле итәр өчен Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләр аркылы кешеләргә ирештерелгән илаһи әмерләр һәм тыюлардыр.

             Һәртөрле тәрбиянең башы—ачкычы булып Аллаһны тану һәм аның кануннары буенча эшләргә өйрәнү тора. Шушы урында Р.Фәхретдин сүзләрен китерү урынлы булыр:”Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?... әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдәдер… моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, күңелләренә Аллаһны сөю, гүзәл гадәтләр, тырышлык, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлек, батырлык, олы җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр”. Боларның барысы да ата-ананың, укытучының шәхси үрнәгендә тәрбияләү осталыгында булу сорала. Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, картларга да тормышта туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итә. Аллаһ кануннарын инкарь итү кешеләрне дә, кешелек дөньясын да фаҗигага алып бара. Кешелек дөньясының тәрбия мәсьәләләрендә бүген баткаклыктан чыга алмавының сәбәбе дә Аллаһны оныту, Аллаһтан ваз кичү.

       Бүген илебездә кешеләр ата—бабаларының динен ташлаган һәм аның урынына алмашка берни дә уйлап таба алмаган хәлдә яши.  Аллаһ безгә Коръәнне  бирде. Коръәнне асылы итеп алган, эчүчелек, наркоманиядән башка яшәүче илләр барлыгы безгә мәгълүм. Бөтен кешелек дөньясы аңлы рәвештәме, аңсыз рәвештәме омтылган  һәм гыйбадәт кылырга лаек  булган Затны бала белергә тиеш. Бала үзенең кылган гамәлләре өчен кешелек  дөньясы алдында  гына түгел, бөтен нәрсәне күреп—белеп торучы Аллаһ каршында да җаваплы икәнен тоярга тиеш. Бу дөнья никадәр генә гаделсез, сатлык, чиркангыч булмасын, бала Аллаһ кулындагы  гаделлек үлчәвенә ышанырга тиеш.

Дин балаларда ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк. Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары, сынауларны үтә алмаулары, эчкечелеккә, наркоманиягә бирелүләре  ышанычлары булмаудан килә. Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын , дисәк, Аллаһка ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм бу ышаныч гомер буе югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк.

          Баланы берничә минут тыныч кына утырып торырга  өйрәтү дә әһәмиятле. «Әйдә әле, утыр, күзләреңне йом, кулларыңны тезләреңә куй һәм үзең яраткан бер матур нәрсә турында уйла. Я, булмаса, борын аркылы әкрен генә сулап: «Аллаһ» сүзен кабатлап утыр» дип берничә мәртәбә күндерергә тырышсак,бераздан бу эш аңа уен яки телевизор карау кебек үк  ошый башлый.  Киләчәк тормышында ул балада сабырлык тәрбиялиячәк.   Баланы табигать белән таныштырырга, хозурлана белергә өйрәтү дә кирәк. Әлбәттә, ул шушы гүзәллекнең иҗат итүчесе барын һәм аның Аллаһ булуын, һәрнәрсәнең урынлы һәм әһәмиятле булуын төшенергә тиеш. Җир, су, һава төшенчәләре аркылы да табигатьне таныту, Аллаһның бөеклеген күрсәтә белү кирәк. Алар барысы да Аллаһның рәхмәте һәм хикмәте. Без нәрсәдер эшләсәк, төзесәк, кемдер шуны җимерсә, аүа зыян китерсә, ачуыбыз чыга. Шуның кебек үк, табигатькә зыян китерсәк,  аны пычратсак, сакламасак, Аллаһның ачуына дучар булырбыз. Балага боларны төшендерү бик мөһим.  Браконьерлар артыннан куып, штраф түләтеп кенә табигатьне саклап булмый.

         Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ( с.г.в.) : « Сүзләрен, зарларын әйтергә телләре булмаган хайваннарны рәнҗетүдән аеруча сак булыгыз!» — диде. Һәр мәхлукат, һәр җан иясе — Аллаһның иҗат җимеше һәм алар кешеләр өчен , аларга хезмәт итәр өчен яратылган. Һәр җан иясенә мәрхәмәтле булуны тәрбияләү — безнең бурыч. Башка җан ияләренә мәрхәмәт күрсәтә алмаган бала кешеләргә дә миһербансыз була. Яшәүнең нигезе - изгелек.

«Халыкларның сөю һәм алар өчен теләктәш булу, тиешле эш – гамәлләрне кылып, кирәкмәгән эшләрдән тыелып тору, кешеләргә изгелек, яхшылык кылу, ярдәм итү, явызлыкларга изгелек белән каршы булу, сүздэн бигрәк гамәл белән яхшылык курсәтү кирәк»,- дип язган куренекле мәгърифәтчебез Р. Фәхретдин.

«Җәвамигүль Кәлим шәрхе» китабында (307 нче бит).

Дөнья - яшел гүзәллек. Шушы гүзәллектә яшәү – зур бер бәхет. Гүзэллек дигән дөньяда үз дәрәҗәбезне белик. Әгәр балада табигатьне танып — белү теләге уята алсак, белемгә һәм Аллаһны танырга омтылыш тудырдык, дигән сүз.

           Балага дин кирәкме? Әлбәттә! Кешенең күңеленә «дин» дигән орлыкны салу өчен иү кулай вакыт —  БАЛАЧАК. 7 яшькә кадәр Аллаһка мәхәббәт формалашкан булырга тиеш. Әгәр без кечкенәдән дөрес тәрбия бирә алсак, дин аның өчен үзе белән бергә дөньяга килгән һәм үлгәнче алып барасы хакыйкать булып  торачак һәм инде ул динсез яшәүне күз алдына да китерә алмый. Димәк, ул әхлаклы тормыш алып барачак.

          Диннең төп бурычы — баланың югары рухи үсешен тәэмин итү. Рухи үсешнең  ачкычы булып Аллаһны тану тора.  Әгәр бу ачкыч югалса, тормышта туры юлны табу балага бик кыен булачак һәм ул туры юлга зур ялгышлар, фаҗигаләр аша, авырлык белән килергә мәҗбүр булачак, бәлки, моңа гомере дә җитмәс.

          Әмма кечкенә вакытта балага артык күп гыйбадәтләр йөкләү урынлы түгел. Мәҗбүри фарызлар балигъ булгач кына үтәлә. « Балигъ булгач, укыр әле», — дип яшәү дә дөрес түгел. Балага дөньяны таныту, табигатьне өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү юлы белән Аллаһка мәхәббәтне көчәйтергә  һәм шуның нәтиҗәсендә әкрен генә фарызларны үтәргә гадәтләндерергә , хәрамнан тыелырга өйрәтергә кирәк.

           Дин тәрбия нигезенә ике принципны куйган: нәрсә ярый һәм хуплана һәм нәрсә ярамый. Әйтик, ярый: тыүларга,  эш эшләргә, ярдәм итәргә, игелекле, намуслы булырга һ.б. Ярамый: урлашырга, зыян китерергә, дорфа, саран булырга, рәхимсез булырга һ.б. Без боларны барыбыз да беләбез. Менә шушы гади мисалдан чыгып кына да, үзебезнең тәрбия кыйбласын, әхлак тәрбиясен дингә йөз тотып, ышанып, балаларыбызны дин кануннары буенча тәрбияләсәк кенә, балаларыбыз чын кеше булып җитешерләр һәм үзебез дә бәхетле киләчәккә насыйп булырбыз. Риза Фәхретдин хезмәтләреннән файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Минем шуны ассызыклыйсым килә.

“ӘГӘР РУСИЯДӘ “КОРЪӘН” ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛЕРГӘ КИРӘК БУЛСА, ТӘРҖЕМӘЧЕЛЕККӘ ИҢ МУАФЫЙК КЕШЕ  - РИЗА КАЗЫЙ.”- дип язган сөекле шагыйребез Г.Тукай. Риза Фәхретдин хезмәтләре безгә Ислам динен аңларга ярдәм итә, аның ышандыру көче дә изге Китап Коръәнгә бик якын булуында шул.

 

Гүзәл холыклы кеше нинди була?дигән дәресне үткәргәннән соң, килеп чыккан план үрнәге. Кагыйдәләр җыелмасы Р.Фәхретдин хезмәтләреннән алынды.

 

1.     Тугрылык. Гүзәл холыкларның падишаһы — тугрылыктыр. Тугрылык һәрбер өстенлекне өйрәтә. Тугры булган кеше ышанычлы булыр.

2.     Үз хатаңны үзең тану. Бу сыйфат — кешенең югары күтәрелүенә бер дәлилдер.

3.     Кыю булу. Бу сыйфат — сүзне ачык сөйләү һәм күңелдәге фикерне югалып калмыйча, гади итеп бәян итүдән гыйбарәттер.

4.     Үз вазифаңны үзең белү. Бу сыйфат һәркемнең үзендә булырга тиеш, кисәтеп әйтүне көтеп торырга тиеш түгел.

5.     Хакыйкатьне күзәтү. Бу сыйфат эшләрнең эчке мәгънәсен күзәтүдә чагыла.

6.     Вакытында эшләү. Бер эшнең үз вакытыннан кичегеп эшләнүе бик күп эшләрнең бөтенләй эшләнми калуына сәбәп булуы мәгълүм.

7.     Үз уеңда нык торучанлык һәм түземлелек. Бу сыйфат үзең  дөрес дип санаган фикереңнән кире кайтмауда ачык күренә.

8.     Үз—үзеңә ышану. Бу сыйфат беркемннән дә ярдәм көтмичә, үз—үзеңә нык ышанган килеш бөтен авырлыкларны җиңеп алга баручы кешедә ачык чагыла.

9.     Намус. Кешенең бөтен кыйммәтлеге — намуслы булуда. Адәм балаларын фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә торган нәрсә — намус булып, хайваннардан да түбән дәрәҗәгә төшерә торган нәрсә — намуссызлыктыр.

10.           Авырлыкка түзә белү. Бу сыйфат, һәрбер кечкенә эшкә әһәмият бирмәү һәм зур эшләрдә дә үзен—үзе яхшы тотып, салкын кан белән фикер йөртүдә ачык күренәдер...

             Бала – җанлы, тере рух, аны баетырга, анда инанулар булдырып, тормышка, үзенең милләтенә мәхәббәт тәрбияләргә, олы тормыш дәрьясында лаеклы урынын табарга ярдәм итү укытучының, тәрбияченең гаилә белән берлектә эшләнергә тиешле олы хезмәте дип уйлыйм мин. Һәрбарчабызга олуг мәгърифәтчебез Риза Фәхретдин хезмәтләре изге эш-гамәлебездә ярдәм итәр.

          Уңышлар юлдаш булсын!.

Категория: Мои статьи | Добавил: tukay (09.04.2008) | Автор: Халима Сахабиевна
Просмотров: 5391 | Рейтинг: 4.0/4 |
Всего комментариев: 0